Милли проектлар
12 октябрь 2021, 16:39

Авыл ипотекасының киләчәге өметле

Авыл ипотекасының төп кулланучылары - якын районнарда торак сатып алучы шәһәр кешеләре.

Авыл ипотекасының киләчәге өметлеАвыл ипотекасының киләчәге өметле
Авыл ипотекасының киләчәге өметле

Башкортстанда авыл ипотекасы буена торак сатып алу килешүләре төзү өчләтә арткан. Төп заемщиклар - Уфа шәһәре янында торак сатып алучылар. Авыл ипотекасын файдаланып күчемсез милеккә хокукларын теркәүчеләр саны 2081гә җиткән. Бу 2020 елның 9 ае белән чагыштырганда 2,7 тапкырга (773 булган) күбрәк.
Дәүләт программасы буенча күчемсез милек нигездә икенчел базарда сатып алына. Төзелүче йортлардан сирәгрәк: 9 айда өлешләтә төзелештә 86 килешү төзелгән.
Авыл ипотекасы барыннан бигрәк Уфа, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Чишмә, Иглин, Туймазы районнарында файдаланыла. Аларның барысы да Уфага якын урнашкан, транспорт һәм социаль инфраструктуралары үсешкән.
Авыл ипотекасының төп кулланучылары - якын районнарда торак сатып алучы шәһәр кешеләре. Аларны түбән процент ставкасы, шулай ук шәһәрдән ерак булмаган җирдә югары булмаган торак бәясе җәлеп итә. Экспертлар исәпләвенчә, якын вакытларда республикада "авыл ипотекасы"на сорау кимемәячәк.
Авыл ипотекасы - "Авыл территорияләренең комплекслы үсеше" дәүләт программасы төп чараларының берсе. Аның кысаларында җир участогын сатып алуга һәм шунда ук йорт төзүгә, яңа төзелештә фатир сатып алуга, әзер шәхси йорт алуга, шулай ук милектә саналган җир участогында торак төзүгә 0,1дән 3 процентка кадәр кредит бирелә. Беренчел взнос - 10 процент. Башкортстан өчен кредит суммасы 3 млн. сумнан артмый.

"Башинформ"

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас