Милли проектлар
9 октябрь 2021, 15:45

“Игелек кәрзиннәре” таратылды

Ялгыз пенсионерларны игътибарсыз калдырмадылар.

“Игелек кәрзиннәре” таратылды“Игелек кәрзиннәре” таратылды
“Игелек кәрзиннәре” таратылды

     Республиканың мохтаҗлык кичергән 1600 ялгыз пенсионерына азык-төлек ярдәме күрсәтелде - ул Халыкара өлкәннәр көне  уңаеннан оештырылды. Азык-төлек җыелмаларын  “Русь”  азык-төлек фонды белән берлектә X5 Group формалаштырылды. Акция Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән узды.

     Алдан ук “Русь” складында азык-төлек җыелмаларын фасовкалауда уфалылар – волонтерлар  катнашты.

    Җыелган азык-төлекнең гомуми күләме 10 тоннага якын. Аңа кешенең көндәлек рационын формалаштыручы  продуктлар: сөт, макароннар, карабодай ярмасы, май, шикәр, консервация, чәй яки кофе һәм башкалар кергән.

     Волонтерлар  ярдәмне  ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең  һәрберсенә таратып чыктылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас