

Көзнең ямьле көннәрендә Стәрлетамакның Воскресенское авылы осталары ярминкә-күргәзмә һәм мастер-класслар үткәрде.
“Йөрактау” фестиваль мәйданында узган бу“Этно-авыл Воскресенское” дип аталган проектта авыл остакуллары ярминкәгә кулдан эшләнгән сувенирлар һәм тәм-томнар алып килде, шулай ук бар теләгән кешеләргә саклаучы веноклар әзерләү буенча бушлай мастер-класслар үткәрде.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада халыкларның милли мирасын саклауга, оста куллы талантларны үстерүгә зур игътибар бүленә. Менә шул юнәлештә тормышка ашырылган“Этно-авыл Воскресенское” проекты да быел президент грантлары җиңүчесе булды. Проектны “Эксперт-диагностикалау лабораториясе” оешмасы тормышка ашыра. Коммерция булмаган бу оешма җитәкчесе Людмила Чернышова әйтүенчә, халык кәсепчелеген үстерү республикада туризмны үстерүгә һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык итәчәк.
Фото: Башинформ.