Милли проектлар
8 октябрь 2021, 06:37

Шахматта көч сынашачаклар

8 октябрь көнне Уфада ирләр арасында 74нче  Русия чемпионаты һәм хатын-кызлар арасында 71нче Русия чемпионатының суперфиналлары старт алачак. Ярышлар “Шахматлар музейларда” программасы кысаларында үтәчәк.

Шахматта көч сынашачакларШахматта көч сынашачаклар
Шахматта көч сынашачаклар

8 октябрь көнне Уфада ирләр арасында 74нче  Русия чемпионаты һәм хатын-кызлар арасында 71нче Русия чемпионатының суперфиналлары старт алачак. Ярышлар “Шахматлар музейларда” программасы кысаларында үтәчәк.

   “Суперфиналларны Уфада үткәрү – Русия Шахмат федерациясенең безнең 10 ел буена уңышлы эшләвебездән соң аванс бирүе,- ди бу уңайдан интеллектуаль уеннар спорт клубы директоры Әмир Даукаев.- Башкортстан массакүләм шахматны үстерү буенча илдә лидерлар арасында. Без массакүләмлелек аша дөнья дәрәҗәсендәге гроссмейстерлар әзерләү юлын сайладык”.

   Уфага илнең төрле төбәкләреннән танылган спортчылар киләчәк. Чараны ачу тантанасы Михаил Нестерев исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда булачак. Турнирлар әйләнеш системасында 11 турда үтәчәк. Уен партияләре Nesterov Plaza кунакханәсендә узачак.

   Уеннарның гомум бүләкләү фонды 11 миллион сум тәшкил итә: ачык турнирда – 7 миллион сум, хатын-кызларныкында – 4 миллион сум.

   Шулай ук гроссмейстерлар яшь шахматчыларга мастер-класслар да бирәчәк.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас