Милли проектлар
8 октябрь 2021, 06:09

Кече бизнеска ярдәмгә

   “2021 елда кече бизнеска кредитлар бирү, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 процентка үскән”,- дип хәбәр итә  Уралсиб банкы.

Кече бизнеска ярдәмгәКече бизнеска ярдәмгә
Кече бизнеска ярдәмгә

“2021 елда кече бизнеска кредитлар бирү, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 процентка үскән”,- дип хәбәр итә  Уралсиб банкы.

   “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында банк корпоратив клиентлар һәм кече бизнес белән тагын да күбрәк хезмәттәшлек итә башлаган. Бу аеруча клиентларны дистанцион модель белән хезмәтләндерүгә күчүдә ачык күренә.

  Бүген банкка мөрәҗәгать итүчеләрнең өчтән икесе банкка килеп тә тормый, хезмәткәрләр аларның бар сорауларын һәм ихтыяҗларын дистанцион һәм санлы каналлар аша үти.

   -2021 елда ябылучы бизнес предприятиеләренең саны 1,5 тапкырга кимеде һәм бу күрсәткеч быел ачылган компанияләр саныннан түбәнрәк. Кече бизнесның банк продуктларына ихтыяҗлары һәм активлыгы үсә генә бара,-ди бу уңайдан Уралсиб банкының корпоратив  һәм кече бизнес блогы җитәкчесе Евгений Арбузов.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас