

Нәкъ шулай дияргә ярата Лилия Габбасованың тәрбияләнүчеләре.
Лилия Мансур кызы – балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләре станциясенең “Мин - өйрәнүче” туган якны өйрәнү берләшмәсе җитәкчесе.
Фронтовик кызы һм оныгы буларак ул кечкенәдән үткәннәрнең тере дәресләрен сеңдереп үскән. Һәм, әлбәттә, тарих факультетын тәмамлаган. Аның тормышы да шәһәр, республика һәм ил тарихы белән үрелеп барган.
– Тикшерү, өйрәнү эшләре барышында балалар күзгә күренеп үзгәрә, – ди Лилия Мансур кызы. – Алар өстәмә әдәбият укый, видеороликлар карый, интернет-ресурсларны актив кулланалар. Бик еш балалар белән төрле шәһәрләргә конкурсларга һәм фәнни-практик конференцияләргә йөрибез. Һәм һәрчак безнең мәдәни программа музейга сәяхәттән башлана.
Аның берләшмәсенә төрле балалар килә, араларында кайвакыт йомык, аудиториядән курка торганнары да була. Бераз вакыттан соң аларны танырлык та булмый. Алар иркен аралаша, сораулардан курыкмый, үз фикерләрен әйтергә өйрәнә башлый.
–Балаларны дөрес эзләнү эшләре алып барырга, аларны якларга өйрәтәм. Әзерлек күп вакытны ала, чөнки һәр эшне яклар өчен 7 минут кына вакыт бирелә. Шул арада син аудиторияне һәм жюрины кызыксындырырга да, эшеңнең эчтәлеген ачып бирергә дә тиешсең, – ди җитәкче.
Лилия Габбасова – үз эшенең остасы, хезмәттәшләренең һәм балаларның хөрмәтен яулаган шәхес.