

Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпердә транспорт хәрәкәтен ачу октябрь азагына планлаштырылган. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Объектның гомум озынлыгы 688 метр тәшкил итә.
–Озакламый күпердә асфальт-бетон җәюгә керешәчәкбез. Шулай ук подрядчы оешмалар – "Уфагорсвет", "Трест БСНС", "Башкиравтодор" белән бергә күперне файдалануга тапшыру буенча эшләр алып барабыз", – диләр "Уралмостострой"да.
Төзүчеләр әле пролет корылмасын буяу, култыксалар һәм барьер коймалары, яктырту баганалары һәм видеокүзәтү системасы урнаштыру белән шөгыльләнә.
–Күпер төзүчеләр 1956 һәм 1993 елларда төзелгән ике күпер арасында, транспорт хәрәкәтен япмыйча, кысынкы шартларда эшләде. Эшләр тәмамлангач, юл хәрәкәтен яңа төзелгән өч полосалы күпергә күчерү күздә тотыла. Иске күпер реконструкциягә ябылачак. Яңа күпер корылмасы буенча шәһәрдән чыгу ягына берьяклы хәрәкәт оештырылачак, – диләр мэриядә.