Милли проектлар
7 октябрь 2021, 03:02

Шауласын урманнар!

Илеш районы халкы “Экология” милли проекты кысаларында оештырылган “Урманны саклыйк” һәм “Яшел Башкортстан” акцияләрендә катнашты.

Шауласын урманнар!Шауласын урманнар!
Шауласын урманнар!

Илеш районы халкы “Экология” милли проекты кысаларында оештырылган “Урманны саклыйк” һәм “Яшел Башкортстан” акцияләрендә катнашты.

Илеш районының хезмәт коллективлары Башкортстан урманчылары белән берлектә яшеллекне арттыру акциясенә кушылды. Нәтиҗәдә, Илеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, район предприятиеләре хезмәткәрләре 3 гектар урман фондында 12 мең төп Себер чыршысы үсентесен утыртты. 
–Район үзәге предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук актив кешеләр тырышлыгы белән район территориясендә 3410 төп эре агач һәм төрле куаклар утыртылды, - ди урман хуҗалыгы директоры Фидрат Якупов.

Акциядә барлыгы 630 кеше катнашкан. 
«Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе 2019 елның сентябрендә старт алган иде. Кампаниянең төп бурычы – янгыннардан соң урманнарны тергезү, климат үзгәрешләренең тискәре нәтиҗәләрен киметү.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас