

Дәүләкән музеенда яңа заманча күргәзмә корылмалары урнаштырылды. Бу эш Башкортстанда Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы “Мәдәният” милли проекты кысаларында эшләнде.
Шушы көннәрдә Дәүләкән тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда махсус үлчәмнәр буенча эшләнгән 14 пыяла-витрина барлыкка килде. Стеллажларның пыялалары махсус ачкыч ярдәмендә ачыла.
-Монда Дәүләкән районы тарихы буенча бик күп уникаль документлар һәм әйберләр тупланган, – ди учреждение директоры Марина Гатауллина.
Әле музейда Башкортстан респуликасы көненә багышланган бәйрәм экспозициясен әзерлиләр.
–Дәүләкән халкы төбәк үсешенә зур өлеш керткән. Һәм безнең экспозицияләр бу хакта сөйләп бирәчәк, – ди алар.
Шуны да әйтергә кирәк, биредә экскурсияләр барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарыла.