Милли проектлар
4 октябрь 2021, 19:55

Яшьләр дә агылыр

Шәһәр тиздән тагын да күркәмләнер.

maps.spravka-region.rumaps.spravka-region.ru
Фото:maps.spravka-region.ru

Межгорьеда “Офыкларны ачып” проекты буенча шәһәрнең төп мәйданын төзекләндерәчәкләр. Башкортстанның нәкъ шушы шәһәре  уңайлы мохит булдыруга багышланган иң яхшы проектлар  бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.

Мәйданны һәм  Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап җәяүлеләр зонасын төзекләндерү эшләре алдагы елга башланачак.  Концепцияне Башкортстанның Шәһәр һәм авыллары үсеше институты эшләп чыгарган.

“Офыкларны ачып” проекты ярдәмендә Межгорье үзәгендә   шәһәрлеләрне, шул исәптә яшьләрне дә, үзенә чакырып торучы төрле мәйданчыклар барлыкка киләчәк.

Төзекләндерү эшләре Владимир Путинның  “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: bashinform.ru#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас