

Узган шимбәдә Уфада “Беренче укытучыга” скверында “Яшел Башкортстан” республика акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Өлкән сыйныф укучылары педагоглары белән бергә Укытучылар даны аллеясына нигез салды. Хәзер скверны чыршы, каен, юкә һәм миләш агачлары үсентеләре бизи.
Агачлар утыртуда Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева һәм Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников катнашты. Үзенең исемендәге агачны утырту мөмкинлегенә Башкортстанның һәм Русиянең халык укытучысы Лиза Агадуллина да ия булды. Скверда укытуxыларга багышланган аллея булдыру – нәкъ аның идеясе.
Мэриядә “Беренче укытучыга” скверы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килүен ассызыклыйлар.
Чыганак: bashinform.ru#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин