Милли проектлар
4 октябрь 2021, 19:49

Бүген кора башлыйлар

Өч авыл халкы бәхетенә бу.

Зилаер районының Югары Сәлим авылында фельдшер-акушер пунктының монтажлы свайларын кора башлаганнар. Бүген, 5 октябрьдә, ФАПның  модульле конструкцияләрен монтажлау эшләре башланачак, дип хәбәр иттеләр БРның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Яңа ФАП төзү Владимир Путинның 2018 елда май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында мөмкин булды. Әле эшләп килгән ФАП 3 авылны –Югары Сәлим, Балапан һәм Чуртан-Үзәк торак пунктларын – хезмәтләндерә. Җәмгысе анда 300 кеше яши. Шуларның 55е – балалар.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас