

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин
РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты һәм республика адреслы инвестиция программасы кысаларында Учалы шәһәрендә 1225 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне төзү тулы куәтенә бара.
Учалыда яңа мәктәп быел җәй аенда башланды. Федераль казнадан төзелеш өчен 300 млн сумнан артык акча бүленгән.
Бинаның гомум мәйданы 18 мең квадрат метр тәшкил итә. Проектта балаларга белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә каралган. Уку сыйныфларыннан тыш иәктәптә ике спорт залы, ике актлар залы, ашханә булачак. Мәктәп яны территориясендә спорт һәм балалар мәйданчыклары, мини-футбол кыры булачак.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пандуслар, лифтлар урнаштырылачак.
Мәктәпне 2022 елда төзеп бетү планлаштырыла. Аның төзелешен онлайн режимда күзәтеп барырга була.
Чыганак: Государственный комитет Республики Башкортостан по строительству и архитектуре