#нацпроектыбашкортостан #нацпроекткультура
- Без үзебезнең мәдәният йортларыбызны тәртипкә китерәбез, - дип язган Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә. – Бу юлы – Әлшәй районының Түбән Әүрез авылында. Бу бина үзенең гомерендә күпне кичергән, ару гына таушалган. Аны тиз арада яңарту таләп ителә иде. Тәрәзәләрен алмаштырдык, эчке кыяфәтенә кул тидердек. Шулай ук, түбәсен, тамашачылар залын, хореография белән шөгыльләнү, музыкаль бүлмәгә ремонт ясадык. Мәдәният йортына җан керде, ул түбән әүрезлеләргә яңа тормыш сулышы ачты. Урындагы талантлар хәзер авылдашларын концертлар белән ешрак сөендерер.
2021 елда Әлшәй, Балтач, Бишбүләк, Бөрҗән, Зилаер, Стәрлебаш, Хәйбулла районнарында 8 авыл клубы ремонтланган. Караидел районының Яугилде авылында күпфункцияле авыл мәдәният йортын төзү эшләре тәмамлана. Ел азагына кадәр Бүздәк, Салават, Стәрлетамак ра йоннарында өч клуб ишекләрен ачачак.
Чыганак: vk.com/wall413272232_706500