Милли проектлар
1 октябрь 2021, 04:38

Секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны арткан

Быелгы уку елында аларның саны 469 балага арткан.

Секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны артканСекцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны арткан
Секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны арткан

2020-2021 уку елында Ишембай балалар һәм үсмерләр иҗат сарае түгәрәкләре һәм секцияләрендә 2 мең 68 бала шөгыльләнгән. Быелгы уку елында аларның саны 469 балага арткан. Яңа уку урыннары техник, сәнгать, физкультура-спорт, табигый-гыйльми, туристик-крайны өйрәнү, социаль- педагогия юнәлешләре буенча булдырылган.
⠀ Мәсәлән, хәзер "Грация" гимнастика секциясенә өстәмә рәвештә 75 кеше йөри. Гимнастика өчен сатып алынган кирәк-яарклар кызларга җитди шөгыльләнү мөмкинлеген бирә. Шуңа да күнегүләр кызыклырак үтә.
⠀ "Белем" милли проектының республикада тормышка ашырылган "Һәр бала уңышы" программасы балалар һәм үсмерләргә үзаллы үсү, иҗат итү һәм булачак һөнәрне сайлауда яңа белем һәм мөмкинлекләргә ия булып, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә бушлай шөгыльләнү мөмкинлеген бирә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас