

Республиканың Караидел районының Яугильде авылында авыл мәдәният йорты, Караидел район үзәгендә "Яр буе" паркы һәм Байкыбаш авылында сквер төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында тора. Әлеге объектлар "Мәдәният" милли проектның "Уңайлы кала мохитен формалаштыру" программасына ярашлы финанслана. Яугильде авылында күппрофильле авыл мәдәният йорты төзелешенә бөтен дәрәҗә бюджеттан 65 миллион сум юнәлтелгән.
Байкыбаш авылындагы скверда эшләр ике ел барган. 28 сентябрьдә үткән ачу тантанасында республика хөкүмәте вице-премьеры урынбасары Илшат Таҗетдинов катнашкан. Караиделдә ачылган "Яр буе" паркында спорт һәм балалар мәйданчыгы, тротуарларгаасфальт түшәү, кече архитектура формалары, эскәмияләр, чүп савытлары, төзекләндерүнең башка элементларын булдыру, киртәләү эшләре алып барылган.
Моннан тыш быел майда район үзәгендә "Мәдәни мохит" төбәк проекты булышлыгында модель китапханә ачылган.
"Башинформ"