

Район үзәгендәге җәмәгать киңлеге “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” милли проекты чыганакларына башкарылган.
Дәүләт контрактының башлангыч суммасы 6,8 миллион сум тәшкил иткән, аны Уфаның “Главспецстрой” компаниясе откан һәм реконструкция эшләрен майдан алып августкача башкарган.
БРның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, подрядчы оешма, карт агачларны кисеп, яңа зур агачлар утырткан. Шулай ук яктырту системасын алмаштырганнар. Җәяүлеләр өчен зонаны, коймаларны һәм капкаларны алмаштырганнар. Парк территориясендә архитектура объектлары, яңа беседка барлыкка килгән, светодиодлы экран урнаштырылган. #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин
Чыганак: bashinform.ru