Милли проектлар
28 сентябрь 2021, 20:01

13 туристик объектка юл салынган

Яхшы бит бу.

transport.bashkortostan.rutransport.bashkortostan.ru
Фото:transport.bashkortostan.ru

Хәзер Уфада һәм Стәрлетамак агломерациясендә  урнашкан шулкадәр  объектка  туристларны яхшы юллар илтә.

Ремонт “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы башкарылган.  Юл өлешләренең озынлыгы – 13 км.

Мисал өчен, Уфадагы Крестовоздвиженский  гыйбадәтханәсенә, Ишембайда тәүге башкорт нефтен ачучыларга багышланган монументка, Стәрлетамакта А.Гайдарның  йорт-музее һәм тарихи-крайны өйрәнү музеена илтүсе юлларны тәртипкә китергәннәр.

Юл хезмәтләре яңа асфальт-бетон каплама түшәгәннәр, юл читләрен ныгытканнар, разметка төшергәннәр.

“Уңайлы юллар туристларга Башкортстанның төрле почмакларында урнашкан истәлекле урыннарына тиз барып җитәргә мөмкинлек бирә”, – ди БРның ранспорт һәм юл хуҗалыгы министры  Александр Булушев.#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас