

Уфада “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты буенча ремонтланучы 11 объектның 8е инде әзер.
Бүген аларның сигезе тулысынча әзер. Ухтомский урамында әле юлга асфальт салына һәм бордюр ташлары урнаштырыла, Нагаево шоссесында юл разметкалары төшерелә. Милли проект буенча ремонтланучы объектларның гомум озынлыгы быел 20,4 чакрым тәшкил итә.
Моннан тыш, 2019-2020 елларда башланган проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Боларга Агыйдел аша төзелүче күперне, 8 Март һәм Комсомол урамнарында барган реконструкция эшләрен һ.б. кертергә мөмкин.
Фото: Башинформ.