Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 сентябрь 2021, 10:02

Салават халкы акциядә катнашты

Шәһәр халкы “Сделаем-2021” Бөтенрусия акциясенә кушылды.

Салават халкы акциядә катнашты
Салават халкы акциядә катнашты

Шәһәр халкы “Сделаем-2021” Бөтенрусия акциясенә кушылды.

   Бу ел саен үтүче табигатьне чүп-чардан тазартуга юнәлтелгән социаль программа кысаларында Салават халкы быел Агыйдел елгасы яр буен чистартты. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында алып барылган “Уңайлы шәһәр моһитен формалаштыру” муниципаль программасы республикада уңышлы эшли. Менә Салаватта алып барылган яр буен төзекләндерү эшләрендә дә җир эшләренең шактый өлеше инде башкарылган, инженер челтәрләренең күп өлеше эшләнгән.

   Яр буйларында зур эшләр алып барылса да, халык барыбыр ял итәргә елга буена тартыла, нәтиҗәдә, җәйдән соң биредә бик күп чүп җыелып кала. Әлбәттә, җәмәгать урыннарын муниципалитет җыештыра, ләкин яр буйлап ары китсәң, шаккатырлык: бер КАМАЗ һәм 3 транспорт арбасында чыгарылган чүп-чар моңа ачык дәлил. Бу көннәрдә җыештыруга шәһәрнең бик күп оешмалары хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы чыкты. Шәһәр хакимияте аларның барсына да зур рәхмәт белдерә.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: