Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 сентябрь 2021, 12:16

Ниһаять, җылынырбыз!

   Соңгы көннәрдә фатирларында салкын булуга зарланмаган кеше калдымы икән?

Ниһаять, җылынырбыз!
Ниһаять, җылынырбыз!

   Соңгы көннәрдә фатирларында салкын булуга зарланмаган кеше калдымы икән?

   Ниһаять, бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк ТКХ министры урынбасары Ирина Голованова күпфатирлы йортларга җылы бирүләр башлануы турында хәбәр итте.

   Әле үзәк җылытуга 16 меңнән артык күпфатирлы йорт тоташтырылган, бу 98 процент дигән сүз. Шул исәптән, башкаланың 96 процент йортына җылы бирелгән.

   242 күпфатирлы йортка әлегә җылы килеп җитмәгән, шуларның 212се – Уфада. Бу башкалада ике көн элек җылы бирелә башлау белән бәйле. Шулай ук Салават, Әлшәй, Ишембай районнарында да әлегә җылы бирелмәгән йортлар бар икән.

   “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Башкортстанда халык җылы һәм уңайлы йортларда яшәсен өчен бар шартлар булдырыла. Бездә, шөкер, башка яклардагы кебек каты салкыннарда җылылыксыз калдыручы аварияләрнең   булганы юк. Киләчәктә дә бәла-казалар безне урап үтсен.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: