Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 сентябрь 2021, 18:10

"Хәвефсез балачак" өчен!

   28 сентябрьдә Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсе базасында ата-аналар өчен белем бирү программасы кысаларында “Хәвефсез балачак” дип аталган матбугат конференциясе узачак.

   Аның кысаларында автомобильдә балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр. Шулай итеп, Стәрлетамакның бу дәваханәсе балаларны автомобильдә йөртү буенча курслар үтәчәк икенче үзәк булачак. 2019 елда “Хәвефсез балачак” проекты “Республика клиник перинаталь үзәге” базасында старт алган иде.

   Проект Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты һәм “Хәвефсез автомобиль юллары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

   2019 елдан алып тормышка ашырылган “Хәвефсез балачак” проекты 2021 елга Русиянең 85 субъектында 100 шәһәрне үз эченә алачак.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: