Милли проектлар
26 сентябрь 2021, 07:28

Әллә шәһәрдән кимме?!

Авыл шәһәрдән калышмый ул! Күптән түгел Благовар районы Языково авылында фонтан ачылу – моның ачык мисалы.

Әллә шәһәрдән кимме?!Әллә шәһәрдән кимме?!
Әллә шәһәрдән кимме?!

Авыл шәһәрдән калышмый ул! Күптән түгел Благовар районы Языково авылында фонтан ачылу – моның ачык мисалы.

Чарада район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белән бергә табигый янгыннарны сүндерүдә актив катнашкан район волонтерларын бүләкләде. Уртак бәлагә битараф калмаганнарның барысына да дәүләт комитетының «Батырлык өчен» медальләре һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Музыкаль яктан бәйрәм тантанасын район мәдәният сарае коллективлары бизәде. Матур концерт программасы һәркемнең дә күңеленә хуш килде.  

Кешеләр генә түгел, фонтандагы су тамчылары да музыка астында "биеде". Ә төнлә ул нәкъ Уфадагы фонтаннар кебек төрле төскә кереп уйный. 
Подрядчы булган «ИМЭКСА-А» җәмгыяте объектны вакытында тапшырып, халыкны сөендерде. 

Ә гомумән, район паркында беренче фонтан Владимир Путинның указын тормышка ашыручы "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында ачылды. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас