Милли проектлар
24 сентябрь 2021, 03:14

Краснокама хастаханәсе флюорографлы булды

Цифрлы аппарат урнаштырганнан бирле 600дән артык кеше кабул ителгән.

Краснокама хастаханәсе флюорографлы булдыКраснокама хастаханәсе флюорографлы булды
Краснокама хастаханәсе флюорографлы булды

Краснокама хастаханәсенә 7млн 600мең сумлык цифрлы флюорограф кайткан.

Бу Русия Президенты Владимир Путинның «Сәламәтлек саклау»милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Яңа флюорография аппараты авыруларны диагностикалауны тизләтә. Цифрлы җиһазлар урнаштырганнан бирле 600дән артык кеше кабул ителгән.

Аппарат халыкның массакүләм профилактик рентгенологик тикшеренүләрен үткәрү өчен, туберкулезны, онкологик һәм башка сулыш органнары авыруларын үз вакытында ачыклау өчен билгеләнгән.

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас