Милли проектлар
24 сентябрь 2021, 08:24

Балалар LEGO җыяра ярата

Тәтешленең 1 нче санлы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» эшли.

Балалар LEGO җыяра яратаБалалар LEGO җыяра ярата
Балалар LEGO җыяра ярата

Тәтешле авылының 1 нче санлы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләрне үстерү үзәге үз эшен дәвам итә.

Бу эш «Заманча мәктәп» төбәк проектын, Русия президенты Владимир Путинның «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

   2021-2022 уку елында үзәктә 11 өстәмә белем бирү программасы тормышка ашырыла.    «Үсеш нокталары»нда иң кызыклы һәм мавыктыргыч түгәрәкләрнең берсе - «Лего-конструкциясе». Конструкцияләү буенча дәресләр, нигездә, конструкторлык, шулай ук рәсем, сүз сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу юнәлешләрнең барысы да тыгыз бәйләнгән, һәм бер иҗат төре икенчесенең үсешенә юл куймый, ә иҗат эшчәнлегенә төрлелек кертә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас