Милли проектлар
23 сентябрь 2021, 06:07

Иске Калмашта - яңартылган китапханә

100 ел элек, 1921 елда ачылган китапханә яңартылды.

Иске Калмашта - яңартылган китапханәИске Калмашта - яңартылган китапханә
Иске Калмашта - яңартылган китапханә

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проектына ярашлы яңа буын китапханәсе ачыла.

Иске Калмаш авыл китапханәсе үзенең укучыларын 100 элек 1921 елда каршылый. Бүген инде ул районда беренче модернизацияләнгән китапханәгә әйләнде.

Аны җиһазландыруга 7,5 миллион сум акча бүленде. 5 миллион сумы – федераль казнадан. Бинаны капиталь ремонтлауга 5 миллион сумнан артык республика казнасы бүлгән.

“Яңартылган китапханә иске калмашлыларга һәм кунакларга вакытларын файдалы үткәрергә, үзләренең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Бу авыл халкының очраша торган бер уңайлы урыны булсын иде”, - ди Чакмагыш китапханәләр системасы директоры Рәсимә Балягова.

Китапханә сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлы булачак. Китапханәгә керү өчен пандуслар урнаштырылган, белгечне чакырып чыгару өчен төймә бар, ишекләре киң, санитар бүлмә дә махсус рәвештә эшләнгән. Брайл шрифты белән басылган китаплар, шулай ук үзләре сөйләүче китаплар бар.

 Чыганак: Министерство культуры Республики Башкортостан.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас