Милли проектлар
23 сентябрь 2021, 06:36

Балаларга - дәүләт ярдәме

Баласы тугач дәүләттән ярдәм алучылар саны 2,26 миллионга җитәчәк.

v-sportgame.ru Балаларга - дәүләт ярдәмеv-sportgame.ru Балаларга - дәүләт ярдәме
Балаларга - дәүләт ярдәмеФото: v-sportgame.ru

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Баласы тугач дәүләттән ярдәм алучылар саны 2,26 миллионга җитәчәк.

Русиядә 2025 елга кадәр Демографик сәясәт концепциясен ашыру буенча яңа исәп кабул ителде.

Үзенең күрсәтмәсе белән аны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслады.

Планда җиде бүлек каралган. Иң күләмлесе бала үстергән гаиләләргә, туымны арттыруга кагыла. 2024 елга бер гариза нигезендә яисә гариза язмыйча да гаиләләрнең 60 проценты социаль ярдәм чараларын алачак. Балалар туганда дәүләттән ярдәм алучылар саны бу вакытка 2,26 миллионга җитәчәк.

Әниләрнең һәм сабыйларның үлемен кыскартуга юнәлтелгән чаралар да –  репродуктив сәламәтлекне күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау, озын гомерне арттыру каралган. Пландагы ике бүлек олы яшьтәгеләрнең, сәнәгатьтә эшләгәннәрнең сәламәтлеге мәсьәләләренә багышланган. Документта шулай ук сәламәт яшәү рәвешен дәртләндерү, физкультура һәм спортка җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар да бар.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, хатын-кызларның мәшгульлегенә булышу, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерү өчен шарт тудыру, гражданнарның сәламәт тормышка мотивация системасын оештыру "Демография" милли проектының нигезен тәшкил итәргә тиеш.

Чыганак: bashgazet.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас