

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
2022 елда Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече бизнеска дәүләт тарафыннан 860 млн. сум күләмендә ярдәм итү күзаллана.
Ярдәмне 10 юнәлештә гамәлгә ашырачаклар. Бу турыда республиканың Авыл хуҗалыгы министры Илфат Фазрахманов Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
– Икенче елда да без традицион тармакларга дәүләт ярдәме күрсәтүне дәвам итәчәкбез, - диде ул. – Беренче чиратта – төбәкнең “Акселерация субъектов малого и среднего преңдпринимательства” проекты. “Агростартап” программасын финанслауга 63,7 млн. сум каралган. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче кооперативларга субсидияләр бирүгә 225,9 млн. сум планлаштырыла.
– 2022 елда “Агропрогресс” программасы буенча грант бирүләр дә дәвам итәчәк, - диде министр. – Аны финанслау күләме 30 млн. сум тәшкил итә. “Гаилә фермасы”на – 222,4 млн. сум, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче кооперативларның матди-техник базасын ныгыту өчен 59,5 млн сум каралды.
2022 елда яңадан ДГП программасын финанслый башлаячаклар. Бу программа 2018 һәм 2019 елларда уңышлы эшләгән иде. Киләсе елда бу программа өчен 150 миллион сум бүләләр.
Яңа юнәлеш – “Агротуризм” программасы эшли башлаячак. Аның беренче эшчәнлеге елында 5 миллион сум бүлү каралган. Киләсе елларда авыл туризмын үстерү өчен ел саен 25 миллион акча бирәчәкләр.
Чыганак: Министерство сельского хозяйства Республики Башкортостан