Милли проектлар
21 сентябрь 2021, 01:13

Янаул районында "Милләтләр кроссы" уздырылды

 Бөтенрусия йөгерү көне кысаларында җиңел атлетика бәйгесе үткәрелде.

Янаул районында "Милләтләр кроссы" уздырылдыЯнаул районында "Милләтләр кроссы" уздырылды
Янаул районында "Милләтләр кроссы" уздырылды

Янаул районында, Бөтенрусия йөгерү көнендә "Милләтләр кроссы -2021" кысаларында район мәгариф учреждениеләре укучылары һәм районының җитештерү оешмалары командалары арасында җиңел атлетика кроссы үткәрелде. Катнашучылар 3 км, 2 км, 1 км араны йөгереп үттеләр. Иң яхшы нәтиҗә өчен шәхси урыннар билгеләнде. Стартта 200 дән артык бала, шулай ук ​ җитештерү коллективларының 30 хезмәткәре катнашты. Иң өлкән катнашучы, Калтасы районыннан килгән кунак Мадиев Аркадийга быел 63 яшь тулган. Теләгәннәргә Бөтенрусия "Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт комплексы нормативларын үтәү бәйгеләре оештырылды.

Барлык бәйгеләр Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.

Фото: МАУ ФиС "Юность

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас