

2021 ел ахырына фермерларның тулаем авыл хуҗалыгында өлеше 15% ка җитәчәк. 2020 ел ахырында күрсәткеч 14% иде (акчалата исәпләгәндә - 27,1 миллиард сум), 2030 елга максат - 20%. 2012 елда авыл хуҗалыгында фермерларның өлеше 5,8% тәшкил иткән.
Быел Башкортстан фермерларына дәүләт ярдәме күләме 620,1 миллион сумга җитте (568,5 миллион сум - федераль бюджет субсидияләре). Хәзерге вакытта бу сумманың 70% кулланылды, диде вице-премьер - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.
- 2022 елга түбәндәге чаралар һәм ярдәм күләме планлаштырыла: “Агростартап” программасы буенча - 63,7 миллион сум; “Агропрогресс” - 30 миллион сум; авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр - 225,9 миллион сум; компетенция үзәгенә субсидияләр - 3 миллион сум; гаилә фермаларына дәүләт ярдәме - 222,4 миллион сум; авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының материаль-техник базасын яхшырту өчен грантлар - 59,5 миллион сум. Киләсе елда керем китерүче проектлар программасын финанслау яңадан башлана (якынча 150 миллион сум). Бу авыл кешеләрен кулланучылар кооперативларына берләштерүгә тагын да зуррак этәргеч бирәчәк, - диде вице – премьер.
2022 елда 5 миллион сумлык ярдәм күләме белән яңа "Агротуризм" эшли башлаячак. Аннары 2024 елга кадәр 25 миллион сумга җиткерү планлаштырыла. "Агротуризм" кысаларында авыл туризмын үстерү проектларына дәүләт ярдәме көтелә. Грант күләме гариза бирүченең үз акчасына бәйле булачак һәм 3-10 миллион сумга кадәр үзгәрәчәк. Шулай ук, 2021-2026 елларда Башкортстанның Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү буенча кабул ителгән комплекслы программа кысаларында чыгымнарның бер өлешен субсидияләү (субсидия күләменең лимиты белән 40% ка кадәр) башланачак. азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятияләре өчен техника һәм җиһазлар сатып алу, алкогольсез эчемлекләр һәм соклар җитештерү өчен чимал сатып алу бәясенең бер өлеше өчен дә субсидияләр булачак.
Болар барсы да Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ