Милли проектлар
20 сентябрь 2021, 16:12

Туризм һәм кунакчыллык турында сөйләштеләр

Бүген республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә 2035 елга кадәр төбәктә туризмны үстерү стратегияләренең төп йомгаклары тикшерелде.

Туризм һәм кунакчыллык турында сөйләштеләрТуризм һәм кунакчыллык турында сөйләштеләр
Туризм һәм кунакчыллык турында сөйләштеләр

Бүген республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә 2035 елга кадәр төбәктә туризмны үстерү стратегияләренең төп йомгаклары тикшерелде.
БР дәүләт туризмы комитеты рәисе Эльмира Туканова билгеләвенчә, әлеге документ эчке һәм халыкара базарларда сыйфатлы һәм конкуренциягә сәләтле туристик продукт булдырырга ярдәм итәчәк, республика халкын туризмга якынайтырга, шулай ук малтабарлык үсеше шартларын яхшыртырга булышачак.
Моннан тыш, стратегия Башкортстанга "Туризм һәм кунакчылык индустриясе" милли проектында катнашуда өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк. Әлеге проект 2022 елда эшли башларга тиеш.
Төп күрсәткечләр арасында туристик агымны елына 5 миллион кешегә, туристик индустрия керемен елына 25 млрд. сумга җиткерү, тармакта мәшгульләр санын икеләтә арттыру һәм инвестицияләр күләмен 2,5 тапкырга үстеру бурычлары куела. Әйткәндәй, 2021 елның 6 ае эчендә Башкортстанга 1,9 миллион турист килгән.
Этнотуризм, экотуризм, круиз ялы үсеше, автотуризм, медицина, балалар һәм социаль туризм кебек юнәлешләр республикада туризм үсешенең төп драйверлары булачак, дип саный Эльмира Туканова.
Планлаштырылган чаралар арасында Уфа һәм Магнигорск аэропортларының очыш зоналарында музейлар булдыру, республика кала һәм районнарында 75 визит-үзәк челтәрләрен әзерләү, төбәк брендларын һәм продуктларын таныту һ.б. мөһим бурычлар куела.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Туризм буенча дәүләт комитетына стратегияләрне төбәкнең эре туристик операторлары белән җентекле тикшерергә кушты.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас