Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 август 2021, 08:02

Йорт салырга булсагыз...

Өй салырга җирегез бармы?

damrazvod.ru
damrazvod.ru

Башкортстан Хөкүмәте белән Росреестрның төбәк идарәсе җир участоклары турындагы мәгълүмат белән алмашуны оештыра. Нәтиҗәдә Ачык кадастр картасында “Төзелеш өчен җир” исемле яңа сервис барлыкка киләчәк.

Әле Росреестр 40 участок һәм гомум мәйданы 4,577 миллион квадрат метр булган территорияләр әзерләгән. Алар 11 шәһәрдә – Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават, Нефтекама, Бәләбәй, Туймазы, Мәләвез, Дүртөйле, Дәүләкән һәм Яңавалда урнашкан.

Җир участоклары турындагы мәгълүмат Ачык кадастр картасына кертелү белән “Төзелеш өчен җир” сервисында зәңгәр түгәрәкләр төрендә маркировка барлыкка киләчәк. Болар – торак төзелеше өчен яраклы җир участоклары дигәнне аңлата.

“Бу яңалык инвесторларга, эшкуарларга һәм гражданнарга онлайн режимда Ачык кадастр картасында төзелеш өчен яраклы җирне сайлап алу һәм бәяләү өчен кирәк”, – ди республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

Әйткәндәй, яңа сервис ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында төзелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: