Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 август 2021, 08:12

Нокта гына димәгез

Нокталарның да төрлесе була.

 “Заманча мәктәп” федераль проектына караган, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Нуриман районында өч “Үсеш ноктасы” барлыкка киләчәк.

Әле Красный ключ, Яңа күл һәм Иске күл авыллары мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” үзәкләре өчен бүлмәләрне ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башланган.

Уку процессын оештыру өчен әлеге мәктәпләргә чираттагы корылмалар китерелгән. Алар – химия, биология һәм физика буенча санлы лабораторияләр.

“Нуриман районында Красная Горка һәм Павловка авыллары мәктәпләре нигезендә булдырылган “Үсеш нокталары”нда укучылар санлы һәм гуманитар юнәлешләр буенча уңышлы шөгыльләнә, – ди районның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Морзакаева. – Ә яңа уку елына тагын өч “Нокта” барлыкка киләчәк”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: