Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 август 2021, 08:08

Җиренә җиткереп эшләмәгәннәр

Әмма акчасын “тиешенчә” алганнар.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда Балтач районара тикшерү бүлеге, дәүләт контракты буенча башкарылган эшләр күләмен арттырып күрсәтү фактына бәйле, “халатность” һәм “мошенничество в особо крупном размере” маддәләре буенча ике җинаять эше ачкан.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Демография” милли проекты кысаларында 2018 елда Балтач районында төзелеп килүче балалар бакчасында эшләр башкаруга килешү төзелә. Атап әйткәндә, Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе һәм “ГеоСтрой” җәмгыяте балалар бакчасында төзелеш-монтаж һәм объектны сафка кертү эшләрен башкаруга дәүләт контракты төзи. Әмма чынлыкта эшләр тулы күләмдә башкарылмый. Ә башкарылган эшләрне кабул итү һәм аларның бәясе турындагы актларга подрядчик һәм учреждениенең вәкаләтле кешеләре кул куя. Нәтиҗәдә хезмәт өчен тулы күләмдә түләнгән булып чыга.

“Башкарылган эшләрнең дөрес хакы 3,2 миллион сумнан күбрәккә арттырып күрсәтелгән, шул сәбәпле, дәүләт бюджетына зур зыян китерелгән”, – диләр ведомствода.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: