Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 август 2021, 09:34

Укытучыларга өстәмә түләүләр

Башкортстанда укытучылар 5000 сум күләмендә өстәмә акча алачак.

Укытучыларга өстәмә түләүләр
Укытучыларга өстәмә түләүләр

 

Техникум һәм колледж төркемнәре кураторлары 1 сентябрьдән 5 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Русиянең резерв фондыннан айлык түләүләр өчен 89,9 млн сум акча бүленгән.

2021 елда илнең төбәкләренә бу максатта  2,79 млрд сум акча бүленәчәк. Бу акчаны субъектларга тарату РФ Хөкүмәте карарында расланган. 2020 елда Владимир Путин мондый түләүләрне мәктәп укытучылары өчен керткән иде. Ул акчалар былтыр сентябрь аеннан түләнә башлады.

Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Чыганак: oskon.info

Фото:oskon.info

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: