Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 август 2021, 10:25

Спорт – яшәүнең бер өлеше

Тренер, остаз, тәҗрибәле педагог озак яшәүнең серләрен белә.

Спорт – яшәүнең бер өлеше
Спорт – яшәүнең бер өлеше

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты Яңавыл районында да уңышлы гамәлгә ашырыла.

Чаралар районда яшәүчеләрне спортка күбрәк җәлеп итүгә, массакүләм спортны үстерүгә, спорт оешмаларының матди-техник базасын ныгытуга, шулай ук сыйфатлы спорт әзерлегенә юнәлтелгән.

Мәҗит Имамовны Яңавылда белмәгән кеше юктыр. Аның бөтен иҗади эшчәнлеге спорт белән бәйләнгән. Аның шәкертләре арасында мәктәп укучылары да, яңа гына спортка аяк баскан спортчылар да. тәҗрибәлеләре дә, олылары да бар.

1995 елда Мәҗит Имамовка “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеме бирелде. 2015 елда ул “РФ гомум белем бирү өлкәсенең почетлы хезмәткәре” исеменә лаек булды.

2013 елдан ул “Юность” клубында волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын җитәкли. Берничә ел инде бу команда Башкортстанда үткән авыл уеннарында алыштыргысыз лидер булып тора. Волейболисткалар төбәкара, республика күләмендә үткән ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Ел саен Сабантуйлар, яшьләр һәм шәһәр көннәре аларсыз үткәне юк. Марат Фәүзи улы почетлы судья урынын били. Тәҗрибәле тренер “Тәҗрибә. Зирәклек. Остаз булу – озак яшәүгә юл” социаль проектының остазы да булып тора.

Чыганак һәм фото: Администрация муниципального района Янаульский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: