Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июль 2021, 09:29

Иртәрәк тәмамланырга тиеш

Сүз Парк урамы ремонты турында бара.

ufacity.info
Фото:ufacity.info

БДМУ клиникасы янәшәсеннән үтүче Парк урамындагы участокта ремонт эшләре төгәлләнеп килә, дип хәбәр итәләр мэриядә.

Юл капламасын корган чакта нигез итеп салкын ресайклинг технологиясе (иске асфальт белән) кулланганнар. Урамның юл өлеше киңәйтелгән, бордюрлар алмаштырылган, парковка урыннары корылган. Подрядчы оешмага разметка төшерү эшләрен һәм юл билгеләрен урнаштыру эшләрен тәмамлыйсы калган. Парковая урамы ремонты “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында оештырылган.

Ул 15 апрельдә башланган иде. Контракт шартлары буенча эшләр 25 октябрьгә тәмамланырга тиеш иде. Әмма подрядчы ремонт иртәрәк бетәр дип өметләнә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: