Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июль 2021, 09:30

Фельдшерлары да бар

Элек ФАП иске агач бинада урнашкан булган.

belokatai.bashkortostan.ru
Фото:belokatai.bashkortostan.ru

Кичә Белокатай районының Нөгеш авылында кичә, 29 июльдә, тантаналы рәвештә яңа модульле фельдшер-акушер пункты ачылды. 

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән якты, җылы модульле ФАП барлык заман таләпләренә һәм санитар нормаларына җавап бирә.

Бу вакыйганы нөгешлеләр күптәннән түземсезләнеп көтте, чөнки элекке ФАП үзгәртеп корылган агач бинада урнашкан булган һәм заман таләпләренә җавап бирмәгән.

Чарада  район хакимияте башлыгы Мәсгуть Миңнегалин дә катнашты. Ул бирегә җыелучыларны бу вакыйга белән котлады һәм яңа ФАП җирле халык сәламәтлеген ныгытуда зур роль уйнар дигән ышаныч белдерде.

Яңа бинада пациентларны кабул итәр өчен барлык шартлар да тудырылган, шул исәптә – процедуралар, манипуляцияләр, хуҗалык блогы, гардероб бүлмәләре, ә иң мөһиме – теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер игътибарлы фельдшер бар.

Чыганкк: belokatai.bashkortostan.ru

 

Фельдшерлары да бар
Фельдшерлары да бар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: