Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июль 2021, 09:27

Бәясе 11 миллион сумнан артык

Бу юлы Бөрҗән белән Борай пациентлары сөенәчәк.

health.bashkortostan.ru
Фото:health.bashkortostan.ru

Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында беренчел звеноны модернизацияләү программасында Борай һәм Бөрҗән район үзәк дәваханәләренә гомум билгеләнештәге ике эш урынга тәгаенләнгән рентген-диагностика аппаратлары кайтарылды. Һәр корылманың бәясе – 11,3 миллион сум.

–Үпкәләр рентгены флюорографиягә сыйфатлы альтернатива булып тора. Аның радиация тәэсире дә күпкә түбәнрәк, – ди ведомствоның проектлар эшчәнлеге бүлеге начальнигы Роза Яхина. – Рентген үпкәләр ялкынсынуына шик булганда билгеләнә, ә флюорография ул – профилактика чарасы. Яңа җиһазлар алдагы атнаның сишәмбесеннән  эшли башлаячак.

Чыганак: health.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: