Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июль 2021, 11:30

Үз һөнәре остасы

"PERSONO ел 2021" премиясенә лаек булды.

Үз һөнәре остасы
Үз һөнәре остасы

Дүртөйледәге «Ваш доктор» клиникасына нигез салучы Салихова Зөлфия Фәһит кызы "PERSONO ел 2021" премиясенә лаек булды.

Бүләкләү Санкт-Петербургның тарихи үзәгендә - «Олимпия» сараенда узды. Чара үз өлкәсендә инде шактый уңышларга ирешкән һөнәр осталарын һәм үз юлын башлап кына җибәрүчеләрне бер мәйданчыкта җыйды.

Узган тантана номинантларга һәм кунакларга үзләренең уңышлары турында сөйләү, талантлар һәм белемнәр белән уртаклашу гына түгел, ә гаҗәеп биеклекләргә ирешергә омтылучы һәркемгә үрнәк күрсәтү мөмкинлеге дә бирде. Чара кысаларында номинантларны тантаналы бүләкләү, кунаклар өчен фуршет һәм бәйрәм тамашасы булды.

Зөлфия Салихова-уңышлы эшкуар. Озак еллар аның клиникасы халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә.

-Клиника булдыру минем тормышымның миссиясе булды, онкологиягә каршы көрәшкә үз өлешемне кертергә хыялландым: эшчәнлек онкология авыруларын ачыклауга һәм иртә диагностикалауга юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Зөлфия Салихова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: