Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июль 2021, 08:20

Яңа сквер булачак

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков Рихард Зорге урамындагы төзелеш эшләрен тикшерде.

Яңа сквер булачак
Яңа сквер булачак

Башкала мэриясенең матбугат хезмәтендә ассызыклавынча, Уфада яңа сквер Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә барлыкка киләчәк.

Уфалылар өчен Зорге урамындагы яңа ял зонасы мәйданын ике мең квадрат метрдан арттыру күзаллана.

"Сергей Греков төзекләндерү эшләренең һәм кулланыла торган материалларның сыйфатына аерым игътибар бирде, шул ук вакытта графикларның җитди рәвештә үтәлүенә басым ясады. Ул билгеләвенчә, почмак башында — эстетик өлеш, ул заманча дизайн-проектларның соңгы сүзенә җавап бирергә тиеш. Скверның үзәк фигурасы укытучыга багышланган композиция булачак",-дип сөйләделәр мэрия матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Эшчеләр тарафыннан җәяүлеләр сукмагы, тротуарлар булдырыла, яңа бордюр ташлары урнаштырыла, шулай ук яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары куелачак. Соңгы этап булып скверны яшелләндерү торачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: