Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июль 2021, 08:40

Сабыйлар өчен барлык уңай шартлар

Стәрлетамакта ике балалар бакчасы үз ишекләрен ачарга җыена.

Сабыйлар өчен барлык уңай шартлар
Сабыйлар өчен барлык уңай шартлар

Стәрлетамакта шәһәрендә 260 һәм 90 урынлы ике яңа балалар бакчасы ачылуга әзерләнәлюлыәр.

260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы Стәрлетамакта иң зурлардан исәпләнә. Ике катлы  бина үзара тоташтырылган ике корпустан тора. Мәктәпкәчә учреждениенең гомум мәйданы дүрт мең квадрат метр тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру өчен, җиһазларны исәпкә алып, 180 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Икенче балалар бакчасының бәясе - 97 млн. сум.

Бүгенге көндә барлык төзелеш-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган. Объектлар ярашлылык турында бәяләмә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алган. Агымдагы елның сентябрендә учреждениеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итәчәк.

260 урынга исәпләнгән балалар бакчасында 12 төркем формалаштыру планлаштырыла, аларның икесе ясле яшендәге булачак. 90 урынга исәпләнгән балалар бакчасы дүрт төркемгә исәпләнгән.

Һәр төркемнең үз бүлмәсе, уен зонасы, гомум файдалану урыннары бар. Шулай ук учреждениеләрдә барлык кирәкле спорт залы, медпункт һәм өстәмә белем бирү кабинетлары урнашкан. Бина ишегалдында балалар һәм физкультура мәйданчыклары бар, аларда балалар өчен уен һәм спорт җиһазлары комплекты урнаштырылган. Учреждениедә лифтлар каралган, пандуслар һәм гомум файдалану урыннары җиһазландырылган.

Чыгынак: национальныепроекты.рф

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: