Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июль 2021, 20:55

Парк – ял итү урыны

Кырмыскалы районының Кабак авылында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

Парк – ял итү урыны
Парк – ял итү урыны

Кырмыскалы районының Кабак  авылында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» муниципаль программасының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Русия урамында паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

Аны 2019 елда төзи башладылар. Балалар һәм спорт мәйданчыгын да урнаштырдылар, анда балалар рәхәтләнеп футбол һәм ябык территориядә баскетбол уйный. Яктырту үткәрдек. Хәзер массакүләм күңел ачулар һәм концертлар өчен сәхнә куела, койма төзелә, җәмәгать территориясе периметры буенча видеокамералар урнаштырасы һәм рулонлы газон җәясе калган. Урындагы хакимияттә эшләр 30 августка кадәр төгәлләнергә тиеш, дип белдерәләр, соңрак паркның рәсми ачылышы булачак.

28 июльдә район хакимияте биредә гражданнар җыены оештырды. Очрашуга 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев чакырылган иде.

Павел Качкаев билгеләп үткәнчә, Уфаның барлык балалар мәйданчыклары да әлеге парк кебек җиһазландырылмаган. Гомумән алганда, ил буенча мондый объектларга елына 65 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Биш меңгә якын җәмәгать территориясе төзекләндерелә.  Республикада ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен 100-130 зур һәм кечкенә объект төзелә икән.

Бу авылда 3813 кеше яши. Бүгенге көндә авылда иң актуаль проблема  мәктәпкәчә учреждениедә урыннар җитмәү. Әлеге мәсьәлә этаплап хәл ителә: 2019 елда 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башланган һәм төбәк хакимиятләре ышандыруы буенча, ул балаларга быел ук ишекләрен ачачак.

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: