«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашучы — Күмертау шәһәренең «Ойлтиммаш» заводы җиһазлар җитештерү вакытын ике тапкырга тизләткән. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында хәбәр ителә.
Завод өч фазалы сепаратор сыешлыгы җитештерү проектын тормышка ашырган.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашу нәтиҗәсендә завод процесс барышы вакытын 480 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр, ә төгәлләнмәгән җитештерү күләмен 24тән 11 данәгә кадәр кыскартты”, — дип сөйләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ