Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 июль 2021, 00:46

Мәсәгуть дәваханәсенә эндоскопия комплексы кайтты

Аның бәясе 12,3 миллион сумнан артык.

Мәсәгуть дәваханәсенә эндоскопия комплексы кайтты
Мәсәгуть дәваханәсенә эндоскопия комплексы кайтты

Мәсәгуть дәваханәсенә эндоскопия комплексы кайтты Ил Башлыгы Владимир Путинның май указына яраклы барлыкка килгән "Сәламәтлек саклау" милли проектына керүче "Онкология авырулары белән көрәш" федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында Мәсәгуть хастаханәсенә эндоскопия комплексы кайтты. Бәясе 12,3 миллион сумнан артык булган комплекс республика бюджеты исәбенә сатып алынган. Заман эндоскопия комплексы операцияләр эшләгәндә җәрәхәтләрне киметергә һәм пациентларга стационарда яту вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Димәк, авырулар тизрәк савыгып чыгачаклар. Моннан тыш, комплекс югары сыйфатлы визуализация бирә, табиблар дәвалауның иң алдынгы технологияләрен куллана алачак. Быел яңа ачылган амбулатор Онкология ярдәме үзәкләрен җиһазландыруга БР бюджетыннан 75,5 млн. сум акча бүленгән.

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Мәсәгуть дәваханәсенә эндоскопия комплексы кайтты
Мәсәгуть дәваханәсенә эндоскопия комплексы кайтты
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: