Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 июль 2021, 01:58

Чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә

Кайсы районнарда?

Чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә
Чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә

Республикада чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә. Русия Президенты Владимир Путинның "Экология" милли проекты һәм «Башкортстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслары» дәүләт программасы кысаларында чишмәләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу уңайдан быел республиканың 12 районында 12 чишмә төзекләндереләчәк. Болар - Бишбүләк, Бөре, Дүртөйле, Мишкә, Зилаер, Краснокамa, Тәтешле, Караидел, Хәйбулла, Архангельск, Борай һәм Күгәрчен районнары. - Ел саен республиканың торак пунктларында чишмәләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарыла. Без муниципаль районнар хакимиятләре гаризалары буенча эшлибез. Төп максат - халыкны су белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын буллыру. 2021 елда төзелгән контрактларның бәясе 1 195,7 мең сум тәшкил итә, - дип билгеләп үтте БР табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин. 2007 елдан башлап, республика бюджетыннан чишмәләрне төзекләндерүгә акча бүленә башланганнан бирле, Башкортстанда 130га якын чишмә яңартылган.

Чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә
Чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: