Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 август 2020, 11:00

Башлангыч классларга - бушлай кайнар аш

Быел Башкорстан федераль бюджеттан башлангыч класс укучылары туклануы өчен 778, 1 миллион сум акча алачак.

Быел Башкорстан федераль бюджеттан башлангыч класс укучылары туклануы өчен 778, 1 миллион сум акча алачак.
Түбән класс укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү Русия президенты Владимир Путинның "Мәгариф" милли проектына ярашлы тормышка ашырылачак.
Илнең барлык төбәкләренең дә бу максатлар өчен чыгымнары федераль бюджет исәбенә финансланачак. Субсидия 2020 елда - 21,8 млрд сум, 2021елда - 43,6млрд, 2022 елда 43,6млрд сум күләмендә тәшкил итәчәк. Бер үк вакытта төбәк властьлары укучыларга өстәмә туклануны үз исәпләренә күрсәтә алачак.
Моңа кадәр мәктәп укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү төбәкләр һәм муниципалитетлар бурычына керә иде. Федераль карар дөнья күргәннән соң 1-4 класс укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.
Әлеге вакытта Русиядә 6,8 млн. түбән класс укучысы санала. 2021 елда аларның саны 7,1 млн. булса, 2022 елда 7,2 миллион булачак дип күзаллана.
Уку еллары шатлыкларда имин башланып, мәктәпләр бүленгән акчаларның игелеген күрсә иде дигән изге теләкләрдә калабыз.
Читайте нас: