Республиканың 12 муниципалитетында подрядчиклар әлеге программа кысаларында, ишегалларын яшелләндерү өстендә эш башладылар. Тагын 45 муниципаль берәмлектә яшелләндерү эшләре киләсе атнада башланачак. Быел программаны тормышка ашыру өчен 1,5 миллиард сум акча бүленәчәк. Акча республика һәм муниципаль бюджетлардан бүленә.
Программа 2019 елдан 2024 елга кадәр эшләячәк. Аның максаты - Башкортстан территориясендә күпфатирлы йортлар каршында гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру. Ишегалларын асфальтлау һәм киңәйтү, өстәмә машина кую урыннары булдыру, резин каплау белән хәвефсез балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, яшелләндерү, мәгълүмат стендлары урнаштыру яки реконструкцияләү, яктырту корылмаларын арттыру, видео күзәтү җиһазлары урнаштыру, көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданчыклар төзү башкарылачак эшләр исемлегенә кертелгән.