Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 Май 2020, 08:22

Аренда хакы түләү кичектерелә

Федераль милекне арендага алып эшләүче эшкуарларга түләүләрне кичектерү рөхсәт ителә.

Кече һәм урта бизнеска федераль җирләрне арендалау буенча да ташламалар каралган. Бу карар Русия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Түләүләрне кичектерү әлегә апрель-июнь айлары өчен каралган.
Кече һәм урта бизнесның бердәм реестрына кертелгән һәм кризис тәэсиренә дучар ителгән эшкуарлар өчен, 2020 елның апрель-июнь айларында аренда түләүләреннән азат итү турында өстәмә килешү төзергә кирәк булачак.
Сорауларыгыз булса, 8 (347) 251-18-19 телефоны аша белешмәләр алырга мөмкин. Идарәнең адресы: Уфа, Аксаков урамы, 62 санлы йорт.
Эшкуарларга ярдәм Владимир Путинның май указларына ярашлы “Кече һәм урта эшкуарлык инициативаларына ярдәм” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: