Болар барсы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә үз йогынтысын ясамый калмады: Башкортстанда бу күрсәткеч 95 проценттан 80 процентка кадәр төшкән. Кризис нәтиҗәләрен йомшарту максатында, дәүләтебез торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә чаралар комплексын тормышка ашыра. Аларга: торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү өчен субсидияләрне автоматик рәвештә озайтуны, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр бурычлар өчен пеня һәм штрафларга мораторийлар кертүне, шулай ук бурычлар җыелган очракта 2021 елның 1 гыйнварына кадәр коммуналь хезмәтләр күрсәтү туктатуны тыюны һәм счетчикларны тикшерүне тыюны һ.б. кертергә мөмкин.